Мы в Telegram
Добавить новость

SevPoisk.ru — новости в Симферополе и Республике Крым онлайн 24/7

Кырымда шартлаудан соң 7 вагон рельстан чыккан – диверсия турында ниләр билгеле?

Intertat.ru
72
Кырымда шартлаудан соң 7 вагон рельстан чыккан – диверсия турында ниләр билгеле?

Бүген 7:45 сәгатьтә, Кырымда Симферополь һәм Бахчасарай ярындагы Чистенькое авылы янында тимер юлда шартлау булган. Шаһитлар әйтүенчә, шартлау тавышы хәтта якын-тирә авылларга хәтле ишетелгән. Бу хакта Лента.ру сайты яза.

Беренче мәгълүматлар буенча, бу фаҗига тимер юлга куелган шартлаткыч җайланма аркасында килеп чыккан. Аның йөк поезды хәрәкәт иткән вакытта эшләп киткәне билгеле: шартлау составның алгы өлешенә туры килгән, нәтиҗәдә ашлык төялгән җиде вагон рельстан чыккан, аларның бишесе ауган.

Диверсия нәтиҗәсендә тимер юлның 50 метр өлешенә зыян килгән. Шулай ук диаметры 15 метр, тирәнлеге 2 метр чамасы булган чокыр да барлыкка килгән.

Кырымда поездлар йөрешен туктаттылар

Хәзерге вакытта Симферополь һәм Севастополь арасында поездлар йөреше туктатылган. Поезддагы пассажирларны автобусларга күчереп утырталар. Төбәк җитәкчесе Сергей Аксенов сүзләренчә, гадәттән тыш хәлдә беркем дә зыян күрмәгән.

«Мин бу хәлне шәхси контролемдә тотам», – дигән Кырым башлыгы Сергей Аксенов.

Фаҗига урынында экстрен хезмәтләр эшли, Кырымның министрлар советы рәисе урынбасары Игорь Михайличенко да килгән. Тимер юлларны һәм тирә-якны саперлар тикшерә. Ремонт бригадалары тимер юлны төзекләндерүгә керешкән.

Хокук саклау органнары шикле кешеләрне эзли

Кырым тимер юллары мәгълүматына караганда, Чистенькое авылы янында йөк поездының рельстан чыгып китүе «тимер юл транспорты эшенә чит кешеләрнең катнашуы» аркасында килеп чыккан. Шаһитлар әйтүенчә, шартлау булганчы, тимер юл янында шикле ир-атны күргәннәр.

Ул нәкъ шартлау булган урында рельсларны карап йөргән, шуннан соң урманга кереп киткән. Шикләнелүченең тасвирламасын полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар. Поезд машинистыннан сорау алу-алмаулары әлегә билгесез, ул шартлаудан соң шок хәлендә, диелә хәбәрдә.

Хокук сакчылары диверсантлар берничә булган дип фаразлый.

12 майда Севастополь һәм Симферополь арасындагы тимер юлда аларның засадасы табылган була, алар шуннан поездлар хәрәкәтен күзәткән. Яшерен урын полиэтиленнан, катыргыдан һәм җәймәдән ясалган була. Диверсантлар шуннан хәрби йөкне күчерүне күзәткән дип фаразлана. Полиция шул урыннан дәлилләр җыйган.

Кырымның транспорт министры Николай Лукашенко 18 май киченә тимер юлларны төзекләндереп бетерергә һәм хәрәкәтне ачарга вәгъдә итте. Сергей Аксенов төзелеш эшләренең инде башлануын хәбәр итте.

«Хезмәтләр моның сәбәпләрен ачыклый, тикшерү тәмамлангач ФСБ идарәсе шартлауның сәбәпләре турында йомгак бирәчәк», – диде Кырым башлыгы Сергей Аксенов.

Рельстан чыккан вагоннарның видеосын да чыгардылар.

Кадрларда калҗайган, җиргә ауган вагоннар күренә.






Все новости Симферополя на сегодня
Симферополь

Открыта продажа билетов на поезд Нижний Новгород – Симферополь

Стали известны самые загруженные трассы в Подмосковье с 8 по 12 мая

Из Нижнего Новгорода запустят поезд до Крыма

Открыта продажа билетов на поезд Нижний Новгород – Симферополь

«Гранд Сервис Экспресс» назначил дополнительные поезда в Крым



Другие новости Симферополя

Глава Крыма Сергей Аксёнов
Крым

Аксёнов поздравил работников отраслей связи с Днём радио



Персональные новости
ATP

Рублёв поднимется на шестое место в рейтинге ATP после победы на «Мастерсе» в Мадриде


Симферополь на Russian.city

Здоровье в Крыму


Симферополь

Патриотическая акция «Георгиевская лента» ко Дню Победы в Великой Отечественной войне


Другие города Крыма


Moscow.media
Симферополь

В Ульяновске загасили уникальный конверт в честь легендарного Сергея Трофимова




SevPoisk.ru — паблик новостей Севастополя и других городов Республики Крым в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, гео-отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. SevPoisk.ru — ваши новости сегодня и сейчас в Симферополе, объявления, аренда квартир, отели, санатории, отдых в Крыму, квартиры от владельцев, выгодные предложения.

Опубликовать свою новость в любом городе и регионе России и Украины можно мгновенно — здесь.


Новости Симферополя


Спорт в Крыму




Экология в Крыму


Все города России от А до Я